1 февральдән 40 тан артык түләү, пособие һәм компенсацияләрне 11,9%ка индексацияләү планлаштырыла

2023 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

1 февральдән еллык түләүләр, пособиеләр һәм компенсацияләр индексацияләнәчәк. Кайбер түләүләрне 11,9% ка индексацияләү планлаштырыла. Тиешле карар проекты җәмәгатьчелек фикер алышуына тәкъдим ителде.

«Барлыгы 40тан артык төрле түләүләрне, пособиеләрне һәм компенсацияләрне индексацияләү планлаштырыла. Әйтик, бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие, ана капиталы, ветераннарга ай саен акчалата түләү, ай саен иминиятләштерү түләве һәм башка социаль ярдәм чараларының күләме 11,9% ка артачак», - дип ассызыклады Россия Федерациясе хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков.

Мәсәлән, беренче балага ана капиталы күләме 587 мең сумга кадәр артачак. Бу узган ел белән чагыштырганда 62,5 меңгә күбрәк. Икенче балага ана капиталы якынча 775,6 мең тәшкил итәчәк, бу 2022 ел белән чагыштырганда 82,5 мең сумга күбрәк.

Ел саен агымдагы елның 1 февраленнән кулланучылар бәяләренең факттагы индексыннан чыгып, түләүләрне, пособиеләрне һәм компенсацияләрне индексацияләү коэффициенты билгеләнә.

2023 елда индексация коэффициенты 1,119 тәшкил итәчәк. Росстат мәгълүматлары буенча, кулланучылар бәяләре индексы 111,94% тәшкил итә (2022 елның декабре-2021 елның декабренә). Шулай итеп, 2023 елда берничә түләү, пособие һәм компенсация 11,9% ка индексацияләнәчәк.

Тулырак: https://mintrud.gov.ru/social/social/1286

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International