Кискен сулыш вирусы инфекциясе очраклары турында мәгълүмат

2023 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 2 атнасында (09.01.- 15.01.2023 ел) Менделеевск районында Кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ)  белән авыру күрсәткече - 10 мең кешегә 63, алдагы атнадан 27 процентка, авыру балалар саны арту исәбенә - ике тапкыр (50 дән 100 гә кадәр) арткан. 163 кеше авырган, шуларның 100  - 17 яшькә кадәрге балалар, 63   - өлкәннәр.

Авыручы балалар өлеше оешкан коллективларда 76% тәшкил иткән, бу алдагы атнадан 6%ка артык.

ОРВИ структурасында яңа коронавирус инфекциясенә 2 очрак яки 1,2% туры килә.

Агымдагы елның икенче атна нәтиҗәләре буенча авыру тотрыклы түгел, үсү тенденциясе күзәтелә

ОРВИ таралуны булдырмый калу өчен, авыручы балалар йөргән коллективларда көн саен,   грипп һәм ОРВИ белән чирләгән соңгы бала изоляциясеннән соң, 7 календарь көн эчендә  көненә 2 тапкыр балаларның температурасын үлчәп һәм тамагын карап, нәтиҗәләрне теркәп барырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International