Мохтаҗлыкны бәяләгәндә гаилә составына кем керә

2023 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Мохтаҗлыкны бәяләгәндә гаилә составына кем керә

гариза бирүче, аның тормыш иптәше (а); балигъ булмаган балалар; опека (попечительлек) астында булган балалар; көндезге бүлектә (өстәмә белем бирү программалары буенча гына белем алучы балалардан тыш) укучы 23 яшькә кадәрге балалар.

Гаилә составында айлык пособие билгеләнгәндә исәпкә алынмыйлар:

- тулы дәүләт тәэминатында булган затлар, опекага алынган (попечительлек) һәм мөрәҗәгать итүче опекун гаиләсендә яшәүче балалардан тыш;
- ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән затлар;
- чакырылыш буенча хәрби хезмәт үтүче хәрби хезмәткәрләр, шулай ук югары хәрби мәгариф оешмаларында укучы хәрби хезмәткәрләр;
 - гариза бирүченең никахтагы балалары;
- сак астында тотылган һәм җәза үтәүче затлар;
- эзләнүдә булган кешеләр;
- билгесез югалган яки үлгән дип игълан ителгән затлар;
- суд карары буенча мәҗбүри дәваланучы затлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International