Роспотребнадзор: Качману бәйрәме чорында санитар-эпидемиологик иминлек контрольда

2023 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Роспотребнадзор тарафыннан суны лаборатория тикшеренүләренә сайлап алу буенча эш алып барылды. Сайлап алынган суның 80%тан артыгы гигиена нормативларына туры килә. Россиялеләр арасында Качмануда бәкедә коенуны, һичшиксез, йола дип атарга мөмкин. 18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә кешеләр, каршылыклар турында уйламыйча, күпләп бозлы суга чумалар. Мондый "экстремаль" чыныгу һәркемгә дә файдалы түгел бит. Күпләр, курыкмыйча, үзләре белән бозлы суда коенырга  балаларын да ала. < Күпьеллык статистика буенча хастаханәләрдә чукындыру коенуыннан соң беренче тәүлектә инфаркт һәм инсульт кичергән пациентлар саны арта.

Бәкедә һәркемгә коенырга ярыймы?

- бозлы суда йөзү йөрәк - кан тамырлары системасы авырулары булган кешеләргә бөтенләй ярамый
- үзәк һәм периферик нерв системасы авырулары белән
- сулыш юллары авырулары белән
- ашказаны-эчәк авырулары белән
- сидек системасы авырулары белән
- тамак борын ялкынсынуы авырулары белән
- эндокрин авырулары белән
Балаларга, йөкле хатыннарга, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләргә су коенырга киңәш ителми.

Бәкедә коенырга планлаштырган кешеләр өчен тәкъдимнәр:

1. Бәкегә чумганчы кан басымы дәрәҗәсен үлчәргә һәм аның күрсәткечләре нормаль булуына инанырга кирәк.

2. Бәкегә керер алдыннан тире катламын җылытырга (сөртергә, ышкырга), һавада булырга кирәк.

3. Бәкегә баш белән чумарга ярамый бу баш мие тамырларының кинәт кысылуына һәм аңны югалтуга китерергә мөмкин; суга башта аякларны төшерегә. Бәкегә сикерү яки чуму тыела.

4. 1 минуттан озаграк тору   киңәш ителми.

5. Бәкедән чыкканда тоткычларга тотарга яки тирә-юньдәгеләрнең ярдәменнән файдаланырга кирәк.

6. Коенганнан соң сөлге белән киптергә һәм җылы кием кияргә кирәк.

7. Урамда калырга киңәш ителми, җылы бүлмәгә кереп, җылы эчемлек эчәргә кирәк.

Бәкедә коенганчы спиртлы эчемлекләр куллану бөтенләй тыела.
Сез шулай ук аяк киеменең тотрыклы булырга тиешлеген онытмаска тиеш.
Бәкегә чумганчы медицина каршылыклары булмавына инаныгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International