Православие динендәге менделеевлылар Качману бәйрәмен билгеләп үттеләр

2023 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бу көнне иң кыюлар "Ушков утраулары" паркындагы купельдә коендылар.

Традиция буенча, гыйбадәтханәләрдә тантаналы хезмәттән соң дин тотучылар   махсус купельләргә чума.

Шулай итеп, "Ушковлар утравы" паркында коену җиһазландырылган, аны Алабуга   округы, Спас соборы настоятеле Кирилл изгеләштергән.

Район башлыгы Радмир Беляев исеменнән  Качману бәйрәме белән Менделеевск халкын социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Константин Макаров котлады. Ул һәр йортка тынычлык, җылылык, игелек һәм иминлек теләде.

Коенырга теләүчеләр өчен җылы палатка, шулай ук кайнар чәй һәм камыр ризыклары әзерләнгән иде.

Шулай ук  чумарга һәм чишмәдә изге су алырга теләүчеләр Тихоново Богоявленск гыйбадәтханәсе янында да була алган.


Халык билгеләп үткәнчә, төзекләндерелгән чишмә һәм су коену бик уңайлы һәм җайлы булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International