Күчеш чоры

2023 елның 20 гыйнвары, җомга

2023 елда күчеш чоры гамәлдә: әгәр йөкле хатынның пособиесе 2023 елның 1 гыйнварына кадәр билгеләнгән булса, ул элеккеге кагыйдәләр буенча һәм элекке күләмдә түләнәчәк (иртә срокта исәпкә баскан йөкле хатыннар өчен ай саен түләнә торган пособие турында тулырак мәгълүмат).

Әгәр балага пособие 2023 елның 1 гыйнварына кадәр билгеләнгән булса, ул билгеләнгән срок тәмамланганчыга кадәр элеккеге кагыйдәләр буенча түләнәчәк (кереме түбән булган гаиләләр өчен 8 дән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык акчалата түләү турында тулырак).
2023 елның 1 гыйнварына кадәр туган 3 яшькә кадәрге балаларның ата-аналары баланың өч яшенә кадәр иске түләүләр алырга яки бердәм пособиегә күчәргә мөмкин.
2023 елдан туган балаларга пособиеләр яңа кагыйдәләр буенча гына рәсмиләштерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International