2023 елның 20-22 гыйнвар көннәрендә шәһәр тибындагы Кама Аланы поселогында 15-17 яшьлек яшүсмер кызлар һәм егетләр арасында тхэквондо буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.
Ярышта Татарстан Республикасының иң көчле 120 катнашучысы катнашты: Алабуга, Казан, Яшел Үзән, Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама, Арча, Менделеевск, Питрәч, Биектау, Кама Аланы
Яшүсмер кызлар һәм егетләр арасында тхэквондо буенча 15-17 яшьлек Кудряшова Карина 55 кг га кадәр авырлык категориясендә иң яхшысы булды һәм ул 2023 елның 14-20 мартында Витязево бистәсендә узачак Россия беренчелегенә юллама отты
46 кг га кадәрге үлчәүдә "батыр" спорт мәктәбеннән Михайлова Полина 3 нче урынны яулады (тренеры Сәлимуллина Алина Ринатовна)
Спортчылар дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнделәр.