Менделеевск Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларга РФ ЮХИДИ кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләүдән качкан очракта, РФ КоАП 20.25 маддәсе санкцияләре нигезендә, элегрәк салынган административ штраф суммасы ике тапкыр арттырылырга мөмкин, яки хокук бозучыга карата 15 тәүлеккә кулга алу кулланылачак, дип искәртә.
Моннан тыш, РФ Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафны түләүдән качкан өчен административ хокук бозу буенча эш кузгатканда түбәндәге чаралар кулланыла: транспорт чарасын кулга алу; мөлкәтне арестлау; Россия Федерациясеннән читкә чыгуны тыю.
Исегезгә төшерәбез, РФ КоАП 32.2 статьясы нигезендә, юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә административ хокук бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган зат тарафыннан административ штраф салу турындагы карар чыгарылганнан соң егерме көннән дә соңга калмыйча, административ штраф суммасының яртысы күләмендә түләнергә мөмкин. Шул ук вакытта, административ штраф билгеләү турындагы карарны үтәү судья тарафыннан кичектерелгән булса яки карар чыгарган орган, вазыйфаи зат тарафыннан кичектерелгән булса, административ штраф тулысынча түләнә.
Конфликтлы ситуацияләрне булдырмас өчен, Дәүләт автоинспекциясе салынган административ штрафларны вакытында түләргә киңәш итә һәм тагын бер кат искәртә – юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендәге законнар линиясе буенча сораулар булмауның иң яхшы ысулы – Россия Федерациясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү!