Яшь инспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча интеллектуаль уен үткәрделәр

2023 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

Юллардагы иминлек хәзерге заманның җитди проблемасы булып тора. Балалар - юл хәрәкәтендә катнашучыларның иң йомшак категориясе.

3 нче мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучылары белән юл-транспорт травматизмын профилактикалау максатыннан хәрәкәтнең яшь инспекторлары отряды балалары юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча «Зз уеныбыз»дигән интеллектуаль уен үткәрделәр.  Балалар 3 командага бүленде. Уенда катнашучылар юл билгеләрен, юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белүләрен күрсәттеләр, тәкъдим ителгән юл ситуацияләрен анализладылар. Мәктәп укучылары өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре аларның тормышын һәм сәламәтлеген саклау өчен бик зур әһәмияткә ия, һәм аларны үтәү мәҗбүри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International