Агымдагы елның 3 атнасында (16.01-22.01.2023) Менделеевск районында кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) белән авыручылар саны 10 мең кешегә 68,9 тәшкил итә, узган атнага карата авырулар саны, өлкән яшьтәге авыручылар саны арту хисабына, 10% ка, 63тән 76 кешегә кадәр арткан. Барлыгы 179 кеше авырган, шуларның 102се-17 яшькә кадәрге бала, 63е-өлкәннәр, барысы да эшләмәүче.
Оешкан коллективларда авыручы балалар өлеше 81% тәшкил иткән, бу узган атнага караганда 5% ка күбрәк .
ОРВИ структурасында яңа коронавирус инфекциясенә 2 очрак туры килә (пенсионерлар арасында) яки 1,1%.
Агымдагы елның өченче атнасы йомгаклары буенча үсеш тенденциясе күзәтелә.
ОРВИ таралуны булдырмый калу өчен, авыручы балалар йөргән коллективларда көн саен, грипп һәм ОРВИ белән чирләгән соңгы бала изоляциясеннән соң, 7 календарь көн эчендә көненә 2 тапкыр балаларның температурасын үлчәп һәм тамагын карап, нәтиҗәләрне теркәп барырга кирәк.
Агымдагы елның 3 атнасында (16.01-22.01.2023) Алабуга районында ОРВИ авыруы күрсәткече 10 мең кешегә 37 тәшкил итә, узган атнага карата авырулар саны, өлкән яшьтәге авыручылар саны кимү хисабына 10% ка кимегән,. Барлыгы 287 кеше авырган, шуларның 81е-17 яшькә кадәрге бала, 205 олылар.
Оешкан коллективларда авыручы балалар өлеше 93% тәшкил иткән, бу узган атнага караганда 25% ка күбрәк.
Өлкәннәр арасында эшләүчеләрнең өлеше 49%, ә пенсионерлар өлеше 42% тәшкил иткән.
ОРВИ структурасында яңа коронавирус инфекциясенә 5 очрак (пенсионерлар һәм эшләмәүчеләр арасында) яки 1,7% туры килә.