Менделеевск районында архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе булып китте

2023 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген районыбызда архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова булды. Сәфәр кысаларында Гөлнара Зәкәрия кызы Менделеевск муниципаль районы администрациясе, район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре белән очрашты.

Очрашу башында сәламләү сүзе белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, архив тарихтан башлана. Архив эше ярдәмендә без  күп кенә фактларны күрә алдык. Архив цифрлаштыру гасырында кәгазь генә түгел, бөтен бер документ әйләнеше челтәре дә.

Архив бүлегенең 2022 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2023 елга планнары турында архив бүлеге җитәкчесе Гүзәл Миңнеәхмәтова сөйләде. Гөлнара Зәкәрия кызы архивыбыз эшенең уңай тенденциясен билгеләп үтте һәм алга таба уңышлар теләде.

Очрашу ахырында Гөлнара Габдрахманова «Ядкяр» генеалогик порталы проекты турында сөйләде, соңыннан Бәзәкә авыл җирлеге башлыгы Илмир Кәшәфетдиновны "Коммерцияле булмаган оешма һәм гавами хакимият органы-дәүләт (муниципаль) архивының комплектлау чыганагы" Республика конкурсында җиңүе өчен Диплом белән бүләкләде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International