Хөкүмәт оешмаларның киң исемлеге өчен 2022 елгы чорда иминият кертемнәрен түләүне кичектерү вакытын озайтты.2023 елның 17 гыйнварендагы 28 номерлы тиешле карар министрлар кабинетының рәсми сайтында басылып чыкты.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елда хөкүмәт 2022 елның 29 апрелендәге 776 номерлы карары белән 2022 елның II һәм III кварталлары өчен иминият кертемнәрен түләү буенча еллык кичектерү билгеләнә торган эшчәнлек төрләре исемлеген раслады. 2022 елның II кварталында иминияткертемнәре буенча түләүләрне кичектерүдән 70тән артык эшчәнлек төрен гамәлгә ашыручы оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр файдалана алачак. Әлеге кичектерү 2021 елда 300 000 сумнан артып киткән шәхси эшмәкәр иминият кертемнәренә карата да гамәлдә. 2022 елның III кварталында иминият кертемнәрен түләү буенча кичектерү 30дан артык эшчәнлек төрен гамәлгә ашыручы оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен дә билгеләнгән.
Хәзер бу карарга үзгәрешләр кертелде. Хөкүмәттә аңлатуларынча, әгәр элек 2022 елның II кварталы өчен түләүләрне 2023 елның апрель ахырына кадәр кертергә кирәк булса, хәзер бу срок 2024 елның 28 маена кадәр озайтылган.
Әлеге срокны күчерү сәламәтлек саклау, фән, мәдәният, туризм, спорт һәм күңел ачу, азык-төлек продуктлары, кием-салым, җиһаз, текстиль эшләнмәләре җитештерү өлкәләрендә 70тән артык эшчәнлек алып баручы предприятиеләргә карата гамәлдә.
"Кичектерү шулай ук бу тармакларда эшләүче шәхси эшмәкәрләр өчен дә озайтыла. Сүз 2021 елда 300 000 сумнан артык керем суммасыннан исәпләнгән иминият кертемнәре турында бара. Алар өчен иминият кертемнәрен түләү срогы 2024 елның 1 маенда булачак",-дип аныкладылар РФ Хөкүмәте матбугат хезмәтендә.
Шулай ук 2022 елның III кварталына иминият кертемнәрен түләү буенча 30дан артык эшчәнлек төрен (дарулар җитештерү, авыл хуҗалыгы, төзелеш, ИТ һәм телекоммуникацияләр өлкәсе) гамәлгә ашыручы оешмалар өчен билгеләнгән вакыт озайтылды. Алар өчен түләү вакыты 2024 елның 28 маена кадәр озайтылды.
Моннан тыш, яңа нормалар белән иминият кертемнәренең күрсәтелгән суммаларын түләү буенча кичектереп тору хокукы каралган. Кичектерелү алу өчен салым органнарына электрон формада гариза бирергә кирәк булачак.