"Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Президиумы утырышы

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

"Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе эшенә партиянең төбәк сәяси советы Президиумы утырышында йомгак ясалды.

Эш киңәшмәсе “Бердәм Россия” төбәк бүлекчәсе сәркатибе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин җитәкчелегендә узды. Очрашуның көн тәртибе партия проектларына - аларны 2022 елда гамәлгә ашыру нәтиҗәләренә һәм агымдагы елга планнарга багышланган иде.

Утырыш ахырында Фәрит Хәйрулла улы "Бердәм Россия" партиясенең Менделеевск җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе Макарова Миләүшә Газиҗан кызына намуслы хезмәте һәм партия тормышында актив катнашуы өчен рәхмәт хаты тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International