Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан гидротехник корылмаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү тәртибен регламентлаштыручы законнарның үтәлеше тикшерелде

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан гидротехник корылмаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү тәртибен регламентлаштыручы законнарның үтәлеше тикшерелде

Федераль законнарда билгеләнгән гидротехник корылмаларның иминлеге турындагы таләпләрне бозып, Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы йөзендә гидротехник корылма милекчесе (Песәй авыл җирлегенең Татар Сарсазы авылы торак пунктындагы буа) гидротехник корылманы даими тикшеренүне уздыру бурычларын үтәмәгән, бу, аерым алганда, гидротехник корылманың куркыныч классын билгели торган декларацияләүнең мәҗбүри этапларының берсе булып тора, дип билгеләнгән.  Гидротехник корылманың куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча муниципаль берәмлек бурычларын үтәмәү язгы-көзге чорда начар нәтиҗәләргә китерергә һәм кешеләрнең тормышына куркыныч тудырырга мөмкин иде. ​

Закон бозуларны бетерү максатыннан Казан районара табигать саклау прокуроры тарафыннан Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитетына дәгъва белдерелде. 

Татарстан Республикасы Менделеевск район суды прокурор таләпләрен тулысынча канәгатьләндерде. Суд карары белән Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитетына гидротехник корылманы даими тикшерүне үткәрү бурычы йөкләнде. 

Закон бозуларны бетерү табигать саклау прокуратурасы контролендә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International