Менделеевскиның 3 нче мәктәбендә яктырту эшләрен төгәлләделәр һәм сантехника урнаштырдылар

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

Барлык эшләр дә планлаштырылган график буенча уза. Актлар залында инде булачак сәхнәнең башлангыч эшләре башланды, ул күп баскычлы булачак. Барлык кирәкле коммуникацияләрне тоташтыру эше башкарылды. Спорт залында дивар панельләрен монтажлауга керештеләр. Проект гадәттәгеләрдән аерыла, заманча дизайнны алдан ук  расладылар, материалларны җентекләп сайладылар.

"Сайланган материалларның  сыйфаты беренче чиратта, экологик яктан чиста булуы.  Балалар анда күп вакытларын уздырачак, шуңа күрә ул зәвык белән бизәлгән һәм куркынычсыз булырга тиеш. Проектны раслар алдыннан, бу безне беренче кызыксындырды. Кайбер нәрсәне алыштырырга туры килде, без нәрсәнедер калдырдык, әмма сайлауга җентекләп якынлаштык»,-дип сөйләде «Аммоний»ҖБ генераль директорның капиталь төзелеш буенча урынбасары Дмитрий Тулупов.

Химия комплексы капиталь ремонтны финанслый, инвестицияләр күләме - 157 млн сум, тагын 52 млн сум-республика бюджеты акчалары. Проектны тормышка ашыруга инвестор нигезле якын килә, предприятие вәкилләре объектның үзендә атна саен үткәрелә торган киңәшмәләрдә катнаша, күптән түгел эш барышын «Аммоний» АҖ генераль директоры Дмитрий Макаров бәяләде. 

Бүген сантехниканы тулысынча монтажлау төгәлләнде, санузелларда плитка ябыштыра башладылар, яктырту буенча барлык эшләрне дә төгәлләделәр. Фасад буенча эшләр бара, бизәкләү панельләре барлыкка килде инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International