"11 нче "Балачак планетасы" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесендә "Юл әкиятләре"

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

Менделеевск районының "11 нче "Балачак планетасы" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темасына «Юл әкиятләре» исемле театральләштерелгән тамашасы узды. Спектакль «Юл хәрәкәте иминлеге»ДБУ финанс ярдәме белән оештырылды.

Балалар Чаллы театры тәкъдим иткән спектакльнең тамашачылары һәм катнашучылары булдылар. Сценарий буенча әкият геройлары, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүчеләр бәлагә эләгәләр, ә аларны төп герой һәм тамашачылар   коткарылар. Балалар геройларга теге яки бу ситуациядә ничек дөрес эш итәргә, светофорның нинди сигналына юл өлешен үтәргә, юл билгеләренең, самокатта һәм велосипедта шуу кагыйдәләренең әһәмиятен ныгытырга, яктылыкны кире кайтаручы элементларны кию кирәклеген искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International