Кичә администрация һәм Башкарма комитет хезмәткәрләре тырмалар һәм капчыклар алып өмәгә чыктылар.
Май бәйрәмнәре башланганчы шәһәрне тузаннан һәм чүп-чардан бергәләп җыештырдылар.
Шәһәр хезмәткәрләре һәм барлык структура бүлекчәләр вәкилләре Фомин, Бурмистров урамнары территорияләрендә һәм тимер юллар буйлап тәртип урнаштырдылар.
"Барысы да өмәгә яхшы кәеф белән килде. Урам-юл челтәрләрен: тротуар, яшел зона, бордюр тирәсен чистарттылар. Иске үсентеләрне, яфракларны, очып йөрүче чүп-чарны җыйдылар. Бик яхшы эшләгән һәркемне билгеләп үтәсе килә", - диде Башкарма комитет җитәкчесе Роберт Искәндәров.