ТР Менделеевск муниципаль районы Советының утыз беренче утырышы һәм ТР Менделеевск муниципаль районы Менделеевск шәһәр Советының егерме өченче утырышы

2023 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

2 майда хакимияттә ТР Менделеевск муниципаль районы Советының утыз беренче утырышы һәм ТР Менделеевск муниципаль районы Менделеевск шәһәр Советының егерме өченче утырышы узды.

Утырышка суд рәисе, район прокуроры, Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлеге башлыгы, Менделеевск муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты аппараты җитәкчеләре һәм белгечләре, предприятие, учреждение, оешма, ТИҮ җитәкчеләре, җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылган иде.

Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Советы сессиясендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Менделеевск шәһәренең мастер-планын раслау турында
Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Советының  2016 елның 22 мартындагы   42 номерлы карары үз көчен югалткан дип тану хакында.
Менделеевск муниципаль районы Советының 2022 елның 30 декабрендәге 173 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында.
IV чакырылыш Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Советы депутатлары тарафыннан гражданнарны кабул итү графигын раслау турында.
Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы территориясендә оештырылган 1897-1935 нче сайлау участокларының 5 еллык срокка участок сайлау комиссияләре составына хәл итүче тавыш хокукы белән билгеләү өчен кандидатлар тәкъдимнәре, участок комиссияләре составлары резервы турында.
«Менделеевск муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясен төзү турында»Менделеевск муниципаль районы Советының 2018 елның 17 декабрендәге, 176 карарына үзгәрешләр кертү хакында.
Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Советының күчмә комитетлары эш планы

Шәһәр Советы сессиясендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. IV чакырылыш Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Менделеевск шәһәр Советы депутатлары тарафыннан гражданнарны кабул итү графигын раслау турында

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International