Сорауларга Россия пенсия фонды идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Менделеевск районында клиентлар хезмәте җитәкчесе (бүлек хокукларында) Раушан Иштанова җавап бирә.
Сорау: әгәр дә гариза бирүче гаризада ялгыш гаиләнең дөрес булмаган составын күрсәтсә яки гаризада хаталар ясаса? Аны эшләп бетерү мөмкинлеге бармы?
Җавап: гаризада дөрес булмаган мәгълүмат күрсәтелгән очракта, ул гариза бирүчегә эшләп бетерергә кайтарылачак. Яңартылган гаризаны ул кайтарылганнан соң 5 көн эчендә җибәрергә кирәк.
Сорау: бер ел эчендә бердәм пособиене яңадан исәпләп чыгарырга мөмкинме? Мәсәлән, 50 проценттан 75 процентка яки 100 процентка кадәр.
Җавап: юк, пособие гариза биргәннән соң 12 айга бирелә. Бердәм пособиегә яңа гаризаны бердәм пособие түләнә торган соңгы айдан да иртәрәк бирергә ярамый.
Сорау: социаль фонд минем кертемнең ябык булуын каян белә, чөнки мин гаризада билге куя алмыйм?
Җавап: банктан белешмә биреп, кертемнең ябылуын расларга кирәк
Сорау: әгәр дә гариза бирүче йөкле хатын-кызларга билгеләнгән пособиене яки 8-17 яшьлек балаларга 50 процент күләмендә түләүне ала икән, ул 75 яки 100 процент күләмендә түләү алу өчен бердәм пособиегә гариза бирергә хокуклымы?
Җавап: әйе, сез бердәм пособие өчен гариза яза аласыз. Әгәр дә аның күләме сез алган түләүләрдән зуррак булса, ул сезгә билгеләнәчәк. Әгәр бер пособие күләме азрак булса, сезгә бердәм пособие билгеләүдән баш тартылачак һәм сез элеккеге түләүләрне алуны дәвам итә алачаксыз.
Сорау: рәсми керемем юк, мин 2022 елның июненнән 80 яшьтән узган олы кешене карыйм. Мин бердәм пособиегә өмет итә аламмы?
Җавап: Бердәм пособие билгеләгәндә нуль керем кагыйдәсен куллану өчен 80 яшьтән өлкән кешене карау чоры Россия социаль фонды органнарында карау буенча компенсация түләү буларак рәсмиләштерелергә һәм исәпләнгән чорда 10 айдан да ким булмаска тиеш.
Сорау: октябрьдә мин РФ гражданлыгын алдым (моңа кадәр Украина гражданлыгы булган), февральдән РФ территориясендә яшим һәм бу вакыт дәвамында эшләмәдем. Хәзер, РФ гражданлыгын алгач, ноябрь аенда үзмәшгульлек ачтым. Нинди вакыттан соң мин 23 нче елда балаларга бердәм пособиега бирә алам?
Җавап: әгәр гариза бирүченең 2022 елның 30 сентябренә РФ яңа субъектлары территорияләрендә даими яшәве расланган булса (паспортта яшәү урыны буенча теркәлү турында билге), 2025 елның 1 гыйнварына кадәр гариза бирүченең керемнәре булмау сәбәпле бердәм пособие билгеләүдән баш тарту турында карар чыгарылмаячак.
Сорау: беренче баланың үлеме өчен иминият түләүләре керемгә саналырмы, икенчесе өчен бердәм пособие рәсмиләштерергә теләсәм?
Җавап: уртача җан башына керемне исәпләгәндә "Күмү һәм җирләү эше турында"гы Федераль закон белән билгеләнгән җирләүгә социаль пособие исәпкә алынмый.