Татарстанда комплекслы кадастр эшләре башланды

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

​Бюджет акчалары исәбенә әлеге эшләрне Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Мамадыш, Питрәч, Чистай районнары территориясендә, шулай ук Казан шәһәрендә 55 кадастр кварталында башкару планлаштырыла.

Татарстан Росреестрында аңлатуларынча, комплекслы кадастр эшләре (ККР) «Пространство мәгълүматларының милли системасы» дәүләт программасы кысаларында үткәрелә, ул төбәкләрне үстерүгә, җир-милек мөнәсәбәтләрен структуралаштыруга, күчемсез мөлкәтнең Бердәм дәүләт реестрында белешмәләрнең тулылыгын һәм сыйфатын тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Комплекслы кадастр эшләре заказчысы Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы. Ике конкурс нәтиҗәләре буенча 2023 елда 36 кварталга карата комплекслы кадастр эшләрен башкаручы - «Роскадастр» гавами-хокук компаниясе филиалы билгеләнде.

Комплекслы кадастр эшләре үткәрү нәтиҗәсендә  җир кишәрлекләре чикләренең урнашу урыны төгәлләштерелә; биналарның, корылмаларның, төзелеш объектларының җир кишәрлекләрендә урнашу урыны билгеләнә яисә төгәлләштерелә; күчемсез милек объектлары чикләренең урнашу урыны турындагы белешмәләрдә реестр хаталары төзәтелә; яңа җир кишәрлекләре төзелә.

 "Комплекслы кадастр эшләре үткәрелә торган күчемсез милек объектларына хокук ияләре өчен бу аларга җир кишәрлегенең һәм анда урнашкан объектның урынын төгәлләштерү һәм шәхсән белешмәләр кертүгә Росреестрга мөрәҗәгать итү өчен түләргә туры килмәячәген аңлата. Бу эшләрне башкару хокук ияләренә күчемсез милек объектлары белән алыш-бирешләр башкарганда проблемалар булдырмаска, шулай ук күршеләр белән каршылыкларны хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк», - дип шәрехли Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Нияз Галиәкбәров.

Татарстан Республикасы буенча "Роскадастр" гавами хокук компаниясе  филиалында шулай ук билгеләп үткәнчә, элегрәк, 2022 елда Татарстан Республикасында комплекслы кадастр эшләре 13 меңнән артык күчемсез милек объектына карата 22 кадастр кварталы территориясендә уздырылган. 2023 елда комплекслы кадастр эшләре 28 мең күчемсез милек объектына карата үткәреләчәк.

"Барыннан да элек, сүз бакчачылык ширкәтләре турында бара. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы буенча Роскадастр филиалы 15 ширкәт территориясендә эш алып бара инде, якын арада эшләр тагын тугызында дәвам итәчәк. Бу суммада 18 мең күчемсез милек объекты, шуларның дүрт меңе республиканың алты муниципаль районында авыл җирлекләренә туры килә ", - дип ачыклык кертте Роскадастрның Татарстан Республикасы буенча филиалы директоры урынбасары Алсу Сабирҗанова.

Игътибар итегез!

Комплекслы кадастр эшләре башкаручысы булган кадастр инженеры күчемсез милек объектлары хуҗаларына   почта яки электрон адрес буенча әлеге эшләрнең башкарылуы турында хәбәр итәргә тиеш, әгәр мондый мәгълүматлар бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында булса.

Шунысын да истә тотарга кирәк, комплекслы кадастр эшләре территориясендә урнашкан күчемсез милек объектларының хокук ияләре эшләрне башкаруга комачауларга хокуклы түгел һәм кадастр инженерына үз күчемсез милек объектларына керүне тәэмин итәргә тиеш. Шул ук вакытта гражданнар эш башкаручыдан шәхесне раслаучы документ, дәүләт яки муниципаль контракт күчермәсен сорарга хокуклы.

Хокук ияләре шулай ук кадастр инженерына элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларына хокукларны билгеләүче яки раслаучы документларын (ышанычлы күчермәләрен) бирә ала. Алынган документларны һәм мәгълүматларны кадастр инженеры Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә тапшырырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International