Мәҗбүри пенсия иминияте системасындагы аерым шәхси счетның иминият номеры (СНИЛС) гариза бирмичә дә рәсмиләштерелә

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

Максималь гадилек һәм уңайлылык өчен, Фондның кайбер дәүләт хезмәтләре гариза бирмичә дә  күрсәтелә.

Шулай итеп, балага мәҗбүри пенсия иминияте системасындагы аерым шәхси счетның иминият номерын (СНИЛС) рәсмиләштерү һәм алу процессы гариза бирмичә уза.


СНИЛС турында мәгълүмат гражданлык хәле актларын язу реестрыннан Россия социаль фонды системасына бала тууы турында мәгълүмат килгәннән соң ук дәүләт хезмәтләре порталындагы әнисенең шәхси кабинетына җибәрелә.


Әгәр дә сезнең дәүләт хезмәте сайтында расланган счетыгыз булмаса, Россия социаль фонды клиентлар хезмәтенә яки паспорт һәм бала туу турында таныклык белән иң якын күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.


Иминият номеры мөрәҗәгать көнендә биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International