Чираттагы профилактик әңгәмәне ЮХИДИ, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре үткәрде.
Бәзәкә мәктәбе укучыларына җәяүлеләр, пассажирлар һәм машина йөртүчеләр үзләрен ничек тотарга тиешлеге турында сөйләделәр. Велосипедта йөрү кагыйдәләрен һәм шәхси мобильлек чараларын куллану кагыйдәләренең үзенчәлекләрен искә төшерделәр.