«Бердәм РОССИЯ» партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә барлык дәрәҗәдәге депутатлар, шулай ук профильле ведомстволар вәкилләре катнашында өлкән буын мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгы узды.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина үз округында яшәүчеләрне кабул итте.
«Бердәм Россия» нең актуаль темаларга гражданнарны кабул итү инициативалары гражданнар тарафыннан бик яхшы кабул ителә. Бу региональ атна өлкән буын мәсьәләләренә багышланган иде. Миңа Чаллы, Әгерҗе, Менделеевск, Минзәлә һәм Тукай районнарыннан 12 татарстанлы мөрәҗәгать итте. Киң спектрлы мөрәҗәгатьләр: торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү сыйфатыннан алып эшмәкәрлекне үстерүгә кадәр. Алар барысы да эшкә кабул ителде, гражданнарга кайбер мәсьәләләр буенча консультацияләр бирелде», – дип билгеләп үтте депутат.
"Ел башыннан бирле мин округта, шулай ук Казанда Д.А. Медведевның төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсендә 26 гражданны кабул иттем. Килгән сораулар, телдән һәм язма мөрәҗәгатьләр җентекләп каралды, депутат сораулары тиешле структураларга җибәрелде», – дип хәбәр итте Әлфия Когогина.