Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелегенең гражданнарны бергәләп кабул итүе

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

2023 елда Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарны дәүләт органнары җитәкчеләре белән бергәләп кабул итү практикасын дәвам итә.

2023 елның 30 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгы җитәкчелеге тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү булачак

Шулай ук республика муниципаль районнарында яшәүчеләрнең «Skype» программасы аша Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләрен кабул итү бүлмәләренә турыдан-туры тоташтыру аша үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.

Гражданнарны уртак кабул итүдә мөрәҗәгать итәргә теләүче республика халкына (843) 236-41-80 телефоны буенча алдан язылырга һәм билгеләнгән вакытка Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесенең кабул итү бүлмәсенә яисә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International