Дәүләт Думасы туендыручысын югалту һәм иминият пенсияләре күләмен яңадан исәпләү буенча пенсияләрне гаризасыз билгеләү турында законны соңгы укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип аңлатты: «Бүген Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгән социаль һәм иминият пенсияләрен билгеләү тәртибе турындагы закон проектын бик мөһим, социаль әһәмиятле инициатива дип саныйм. Кешеләр авыр тормыш хәлендә калгач, аларны белешмәләр җыярга, тиешле түләүләрне алу өчен төрле хезмәтләргә йөрергә мәҗбүр итәргә ярамый.
2024 елның 1 гыйнварыннан туендыручысын югалту уңаеннан иминият һәм социаль пенсияләр, ата-аналарның икесен дә югалткан балаларга социаль пенсия гаризасыз билгеләнәчәк. Туендыручысын югалткан балигъ булмаган балаларга пенсия кыскартылган срокларда – 5 эш көненнән дә соңга калмыйча билгеләнәчәк.
Үзгәрешләр авыл хуҗалыгында кирәкле эш стажы яки төньяк стажы алуга бәйле рәвештә, фиксацияләнгән түләү күләмен иминият пенсияләренә яңадан исәпләүгә дә кагылачак.