Бердәм пособие түләү вакыты турында

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

1 нче сорау. Бердәм пособие расланганнан соң түләү вакыты нинди? Бердәм пособие өчен бердәм исәп-хисап көне билгеләнерме?

Җавап. Бердәм пособие түләү аны билгеләгән көннән соң 5 эш көненнән дә соңга калмыйча башкарыла. Аннан соңгы түләүләр ай артыннан килүче айның 1 нче числосыннан 25 нче числосына кадәр башкарыла. Шул ук вакытта, кагыйдә буларак, акча күчерү пособие түләнә торган айның 3 нче числосында башкарыла

2 нче сорау. Бала туганнан соң, пособие бала туган айдан билгеләнгән булсын өчен, бердәм пособиегә мөрәҗәгать итү вакыты нинди?

Җавап. Әгәр бердәм пособие билгеләү турында мөрәҗәгать туган көненнән 6 айдан да соңга калмыйча килсә, бердәм пособие бала туган айдан түләнәчәк.

3 нче сорау. Әгәр гаилә бердәм пособие ала һәм бала туу сәбәпле гаилә составы үзгәрә икән, гаризаны барлык балаларга да яңадан бирергә кирәкме?

Җавап. Бердәм пособие мөрәҗәгать иткән айдан 12 айга билгеләнә. Яңа гаризаны сез бердәм пособие түләү вакыты тәмамланганчы бер айдан да иртәрәк бирә алмыйсыз. Бала тугач, сез пособие түләү вакыты беткәнче көтә аласыз һәм барлык балаларга берьюлы яңа гариза яза аласыз, яисә бала туганнан соң яңа туган балага гариза яза аласыз. Ләкин икенче очракта, гаризада күрсәтелмәгән калган балаларга карата түләүләрнең барлык элеккеге суммалары гаиләнең җан башына уртача керемен исәпләгәндә исәпкә алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International