Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы аңлатуынча, 2024 елның 1 мартыннан «Хайваннарны исәпкә алуны гамәлгә ашыру кагыйдәләре һәм хайван төрләрен шәхси яки төркемләп маркировкалауга һәм исәпкә алуга, шәхси яки төркемләп маркировкалауны һәм исәпкә алуны гамәлгә ашыру очракларын раслау турында" Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2023 елның 5 апрелендәге 550 номерлы карары нигезендә хайваннарны исәпкә алу гамәлгә ашырыла.
Исәпкә алу ветеринария өлкәсе белгечләренә хайваннарны маркировкалау һәм исәпкә алу буенча ветеринария кагыйдәләре нигезендә тамгаланган хайваннар (хайваннар төркеме) турында, уникаль хәреф-цифрлы идентификация номерын бирү юлы белән түләүсез гамәлгә ашырылачак.