«Россия Кызыл Хачы» («Российский Красный Крест») Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге Халыкара Кызыл Хач һәм Кызыл Ярымай җәмгыятьләре федерациясе һәм «Россия Кызыл Хач» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә бүгенге көндә күп максатлы гуманитар акчалата ярдәм күрсәтү аша Татарстан Республикасы территориясенә килгән гаиләләрнең азык-төлеккә, азык-төлек булмаган товарларга һәм көнкүреш әйберләренә ихтыяҗларын ачыклауга һәм аларның ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән проектны тормышка ашыра.
Күп максатлы гуманитар акчалата ярдәм алу мөмкинлеге ДХР, ЛХР һәм Украина территорияләреннән мәҗбүри күченүчеләргә (пенсионерлар, йөкле һәм бала имезүче хатын-кызлар, 3 яшькә кадәрге балалары булган хатын-кызлар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләре булган гаиләләр, 18 яшькә кадәрге балалары булган ялгыз ата-аналар, 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан да күбрәк балалары булган күп балалы гаиләләр)бирелә
2023 елның февраленнән гуманитар ярдәм һәм акчалата ярдәм алу өчен 230 гариза (463 кеше) тапшырылган һәм каралган.
Тулырак сайтта https://www.redcross.ru