Социаль контракт төзүнең уңай яклары турында
Эшкә урнашканда өстәмә рәвештә 13 319 сум күләмендә социаль ярдәм алырга мөмкин.
- 4 айга;
- әгәр граждан халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә теркәлгән икән, 13319 сум күләмендә түләү бер ай дәвамында күчереләчәк.
Түбәндәге таләпләрне үтәгән очракта:
- әгәр сезнең гаиләнең кереме уртача җан башына 12219 сумнан кимрәк булса;
- гаиләнең милек белән тәэмин ителеше дәрәҗәсе (гаилә милкендә бер торак бинаның мәйданы 40 кв. м. артык түгел , бер кешегә, ике һәм аннан да күбрәк торак бина 23 кв. м. артык түгел;
- автомобиле икедән артык түгел, аларның берсенең чыгарылган елы 3 елдан артмый;
- бер яки берничә бакча йортының мәйданы бер кешегә 40 квадрат метрдан артмый;
- бакча кишәрлеге 2 гектардан артмый.