1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча айлык пособие турында

2023 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

​1 нче сорау. 1,5 яшькә кадәрге бала карау өчен айлык пособиенең максималь күләме нинди?

Җавап. 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча айлык пособиенең максималь күләме, вакытлыча эшкә сәләтсезлек очрагында һәм ана булу сәбәпле мәҗбүри социаль иминиятләштерелмәгән затларга (эшләмәүче, студентлар) 2023 елның 1 февраленнән 17182,94 сум күләмендә билгеләнә.

2 нче сорау. Россия Федерациясе территориясендә вакытлыча сыену алган чит ил гражданнарының 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча айлык пособие алу хокукы бармы?

Җавап. Юк, 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча айлык пособиегә РФ территориясендә даими яшәүче чит ил гражданнары хокуклы. Вакытлыча сыену урыны Россия Федерациясе территориясендә вакытлыча булу фактын гына раслый. 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча пособие РФ территориясендә даими яшәүне раслаучы документ:  РФ гражданы паспорты яки РФдә яшәүгә рөхсәт булганда гына билгеләнә ала.

 3 нче сорау. 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча ай саен түләнә торган пособие билгеләү срогы нинди?

Җавап. Бала карау буенча айлык пособие баланың туган көненнән алып 1,5 яшькә кадәрге чорга билгеләнә. Бала туганнан соң теләсә кайсы вакытта, балага 1,5 яшь тулганнан соң 6 айдан да соңга калмыйча, пособие сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

4 нче сорау. 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча айлык пособие кайсы көннән билгеләнәчәк, әгәр хатын-кыз йөклелек һәм бала табу буенча отпуск вакытында (декрет ялы) оешманы бетерү белән бәйле рәвештә, эштән азат ителсә?

Җавап. Оешма бетерелүгә бәйле рәвештә, йөклелек һәм бала табу буенча отпуск вакытында эштән азат ителгән хатын - кызларга, 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча айлык пособие түләнә: — бала туган көннән алып балага ел ярым тулган көнгә кадәр - 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча айлык пособие сайланган очракта;

— йөклелек һәм бала табу буенча отпуск тәмамланган көннән алып, балага ел ярым тулган көнгә кадәр-йөклелек һәм бала табу буенча пособие сайланган очракта.

5 нче сорау. 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча айлык пособие күләмен исәпләгәндә район коэффициенты кулланыламы?

Җавап. Билгеләнгән тәртиптә хезмәт хакына район коэффициентлары кулланылган районнарда һәм җирлекләрдә бала карау буенча пособиенең минималь һәм максималь күләме әлеге коэффициентларны исәпкә алып билгеләнә.

6 нчы сорау. Әгәр мин эшкә чыксам, миңа 1,5 яшькә кадәрге баланы карау өчен айлык пособие түләрләрме?

Җавап. Эшкә керешкән очракта, 1,5 яшькә кадәрге  баланы карау буенча айлык пособие түләү хатын-кыз эшкә урнашкан айдан соң бер айдан туктатыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International