Россия социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 2023 елның 1 апреленнән ТР буенча Россия социаль фондының клиентлар хезмәте Чаллы шәһәрендә гражданнарны дүшәмбедән шимбәгә кадәр, 8.00 – 20.00 сәгатьләрдә алдан язылу буенча кабул итә.
Яңа кабул итү графигы сынау проекты кысаларында башкарыла, анда Татарстан Республикасы буенча Россия социаль фонды катнаша. Әгәр дә аның гражданнарга кирәге булса, ул Россия социаль фондының барлык клиент хезмәтләрендә кертеләчәк.
"Социаль фондның клиентлар офисына барыр алдыннан, Россия социаль фондының ТР буенча бүлекчәсендәге контакт-үзәгенә бердәм номер 8-800-1-00000-1 буенча шалтыратыгыз, бәлки мәсьәлә үзәкнең оператор-белгече белән киңәшләшү барышында хәл ителер. Килмичә булмаган очракта, алдан язылу сервисыннан файдаланып, Россия социаль фондыныд ТР буенча сайтында кабул итүгә язылырга кирәк», – дип билгеләп үтте Татарстан социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.
Исегезгә төшерәбез, социаль фондның күпчелек хезмәтләрен гражданның шәхси кабинетында сайтта булдырылган сервислар ярдәмендә алырга мөмкин www.sfr.gov.ru яки дәүләт хезмәтләре порталында.