РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина инициативасы белән Луганск Халык Республикасыннан 500 бала җәйге каникулларын «Саулык» сәламәтләндерү-мәгариф комплексында үткәрәчәк.
"2014 елдан бирле Донбасста һәм Луганскида барган сугыштан, беренче чиратта, балалар зыян күрә. Кызганычка каршы, аларның балачагы шатлыклы һәм җиңел түгел. Әгәр дә без аларга дуслар табарга һәм берничә атна яшьтәшләре арасында милли паркның матур почмагында үткәрергә мөмкинлек бирә алсак, аларга зур шатлык булыр иде. Бу бик якты һәм бәхетле, иң яхшы хисләр белән тулы каникуллар булсын!- дип аңлатма бирде парламентарий.
24 майда Мәскәүдә Луганск Халык республикасында яшәүче балаларның җәйге ялын оештыру буенча хезмәттәшлек турында дүрт яклы килешүгә кул куелды. Документка РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, «КАМАЗ» ААҖ генераль директорының персонал белән идарә итү, оештыру үсеше һәм корпоратив идарә буенча урынбасары Жанна Хәлиуллина, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Луганск Халык Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Анна Тодорова кул куйдылар.
Килешү шартларына ярашлы, балаларның ялы 30 майдан 31 августка кадәр оештырылачак. Ял итүчеләрне билгеләнгән урынга тимер юл һәм автомобиль транспорты белән китерүне һәм кире алып кайтуны ТР Министрлар Кабинеты тәэмин итәчәк. «КАМАЗ " ААҖ балаларны ял итү урынына алып килү һәм кире кайтаруны, җәйге лагерьда булу белән бәйле чыгымнарны финанслауны тәэмин итәргә йөкләмә ала.