Бала карау буенча айлык түләү турында

2023 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

​1 нче сорау. 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча айлык пособие бирү турында гариза нинди вакыт эчендә карала?

Җавап. 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча айлык пособие билгеләү яки билгеләүдән баш тарту турында карар Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминият фондының территориаль органнары тарафыннан пособие билгеләү турында гариза теркәлгән көннән алып 10 эш көне эчендә кабул ителә. Шул ук вакытта ведомствоара электрон хезмәттәшлек кысаларында сорала торган документлар (мәгълүматлар) килмәгән очракта, территориаль орган тарафыннан пособие билгеләү вакыты 20 эш көненә озайтыла.

2 нче сорау. Балигъ булмаган ата-аналар 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча айлык пособие алырга хокуклымы?

Җавап. Әйе, алар 16 яшькә җиткән очракта. Калган очракларда балигъ булмаган ата-ананың баласына опекун билгеләнергә мөмкин, ул аны балигъ булмаган ата-аналар белән бергә тәрбияләячәк һәм 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча айлык пособие алачак.

3 нче сорау. 1,5 яшькә кадәрге бала карау буенча минималь айлык пособие нинди?

Җавап. Вакытлыча эшкә сәләтсезлек очрагында һәм ана булу сәбәпле мәҗбүри социаль иминиятләштерелмәгән кешеләргә (эшләмәүчелщр, студентлар) 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча айлык пособие 2023 елның 1 февраленнән 8591,47 сум күләмендә түләнә.

4 нче сорау. Икенче бала тапкан хатын-кызга 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча айлык пособие күләмен билгеләгәндә 22 яшь булган беренче бала исәпкә алынырга тиешме?

Җавап. Юк, 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча айлык пособие күләме хатын-кызның элек туган (уллыкка алынган) балаларының санына бәйле түгел.

5 нче сорау. РФ пенсия һәм социаль иминият фондының территориаль органнарына 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча айлык пособие һәм бала опекуны пособиесе алу чорында ананың ата-ана хокукыннан мәхрүм ителүе турында мәгълүматлар килгән очракта нинди гамәлләр башкарырга кирәк?

Җавап. РФ пенсия фондының территориаль һәм социаль иминият фонды органнары, ананың ата-ана хокукыннан мәхрүм ителүе турында мәгълүматлар кергәндә, 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча айлык пособие түләүне туктата. Опекун гариза биргәндә бала карау буенча пособие опека һәм попечительлек органы опека билгеләү турында карар чыгарган көннән билгеләнә.

6 нчы сорау. Әгәр баланы берничә кеше карый икән, 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча айлык пособие һәр тәрбияләүчегә биреләме?

Җавап. Әгәр бала карау бер үк вакытта берничә кеше тарафыннан башкарыла икән, 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча айлык пособие алу хокукы күрсәтелгән затларның берсенә бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International