Татар Чаллысы мәктәбендә «Җәйге вакытта юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» дигән темага «Юл хәрәкте иминлеге» ДБУнең Менделеевск районындагы профилактика бүлеге башлыгы Халикулова Мәликә Ибраһим кызы әңгәмә уздырды.
Җитәкче мәктәп укучыларына велосипедта, самокатта, шәхси мобильлек чараларында йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде.
Әңгәмә барышында иң гади кагыйдәләр каралды: тротуарда гына йөрергә, урамның яки ишегалдының йөрү өлешенә чыгарга ярамый; йөргәндә, үтеп баручыларга карата үзеңне дөрес тотарга кирәк: вакытында тавыш сигналы бирергә, саклык чараларын үтәргә (кечкенә балаларны, хатын-кызларны һәм балаларны, өлкән яшьтәге кешеләрне әйләнеп үтеп, тизлекне киметергә); саклану чаралары кулланырга, җәрәхәтләнгән яки егылып төшкән очракта, ярдәм сорап, өлкәннәрнең берәрсенә шунда ук мөрәҗәгать итәргә кирәк; җәяүлеләр кичүен үткәндә ашыгырга кирәк; көннең караңгы вакытында яктылыкна кире кайтаручы элементларны велосипедта һәм самокатта куллану мәҗбүри.
Юл билгеләрен, велосипедта, самокатта, шәхси мобильлек чараларында йөргәндә үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен кабатладылар.