Хөрмәтле гражданнар!
Менделеевск муниципаль районы территориясендә янгын куркынычлыгының югары классы кертелде.Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 22 маендагы 621 номерлы карары белән 2023 елның 22 маеннан 11 июненә кадәр гражданнарның урманнарда булуларын һәм аларга транспорт чараларының керүен чикләү кертелде.
Теләсә нинди бәла – каза очрагында сез һәрвакыт«112" бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.