"Игътибар- балалар!" оператив-профилактик чара кысаларында Менделеевскида "Бала - төп пассажир"профилактик акция үткәрелде

2023 елның 29 мае, дүшәмбе

Акциянең максаты - кечкенә пассажирлар катнашында юл һәлакәте проблемасын хәл итү, аларның тормышын һәм сәламәтлеген саклау.

12 нче “Крепыш» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр машина йөртүчеләргә юл йөрү кагыйдәләрен үтәүләрен сорап ясалган рәсемнәрне тапшырдылар.

Транспорт чаралары йөртүчеләре балаларның үтенечен аңлап кабул иттеләр, битараф булмадылар, аларның мөрәҗәгатьләре бик нык тәэсир итте һәм юлда бик уяу булырга һәм, әлбәттә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә вәгъдә иттеләр.

Районның дәүләт автоинспекциясе һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре балигъ булмаганнарны автомобиль салонында йөрткәндә баланың авырлыгына һәм буй-сынына туры килгән балаларны тоту җайланмаларын кулланырга киңәш итте!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International