2023 елның 30 маенда көндез һәм кичен Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән секундына 15-20 метрга, көчәйгәндә 23 метрга кадәр көчле җил һәм яшен көтелә.
Урманнарның югары һәм гадәттән тыш янгын куркынычы турында кисәтү. 2023 елның 30 маеннан 5 июненә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарның югары (4 класс) һәм гадәттән тыш (5 класс) янгын куркынычы сакланачак.