28 майда Яр Чаллы шәһәрендә чик сакчысы көненә багышланган армия кул көрәше буенча беренчелек узды. Анда 7-17 яшьлек 12 команда, 191 катнашучы катнашты.
Кызу көрәш нәтиҗәләре буенча, "Сатори" клубы спортчылары үз яшь һәм авырлык категорияләрендә 7 медаль яуладылар:
1 урын-Гайкова Александра, Исламова Эльвина
2 урын-Гафарова Лилия, Абзалова Ульяна
3 урын-Парамонов Максим, Ганиев Камил, Щербакова Арина
Җиңүгә омтылыш өчен: Сафин Азат
Һәрбер спортчы бар көчен туплап чыгыш ясады. Кем дә булса җиңүчеләр һәм призерлар арасында булмаган икән, киләсе тапкырда җиңү яулаячак. Иң мөһиме-туктап калмаска, дәвам итәргә.
Әти-әниләргә ярдәмнәре өчен, Смольков Викторга ярышларга алып барып кайтуы өчен рәхмәт белдерәбез.