Җәйге чорда сулыкларда куркынычсызлык турында белешмәлек

2023 елның 30 мае, сишәмбе

Күптән көтелгән су коену сезоны башланды. Йөзләгән кеше ял көннәрендә су тирәсенә җыела. Саф һава, кояш, коену рәхәтлек кенә түгел, ә организмны чыныктыру өчен  яхшы чара булып та хезмәт итә. Шул ук вакытта суда даими рәвештә кеше гомере өзелә.

Су коенганда рөхсәт ителми:

1. Таныш булмаган урында, күперләр астында һәм буалар янында йөзү.

2. Суның тирәнлеген һәм төбенең рельефын белмичә, биеклектән чуму.

3. Әйләндереп алынган коймалар артына чыгып йөзү..

4. Судноларга, салларга һәм башка йөзү чараларына якынлашу.

5. Суга көймәләрдән, катерлардан, причаллардан сикерү.

6. Суда уйнаганда бер-береңнең кулларын һәм аякларын тоту.

"СУДА КОЕНУ КАТГЫЙ ТЫЕЛА!" дигән кисәтүче аншлаглар белән җиһазландырылган су объектларында су коену катгый тыела

Су коену тыела:

- олылар күзәтүе булмаган балаларга;

- таныш булмаган урыннарда;

- кабартылган матрасларда, камераларда һәм башка йөзү чараларында (өлкәннәр күзәтүеннән башка);

Исегездә тотыгыз! Суда куркынычсызлык чараларын төгәл үтәү генә бәла-казаны кисәтә ала.

Бәла - каза булган очракта ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына мөрәҗәгать итәргә «112». Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International