Бала туу һәм тәрбияләү белән бәйле айлык пособие һәм беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле айлык пособие бирү турында Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның гаиләләренә 647 нче Указга ярашлы рәвештә Россия социаль фондының клиентлар хезмәте түбәндәгеләрне хәбәр итә.
«Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның гаиләләренә социаль ярдәм күрсәтүнең кайбер чараларын күрсәтү үзенчәлекләре, шулай ук дәүләт социаль ярдәме күрсәтү турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 29 октябрендәге 1933 номерлы карарының 5, 5(1) пунктларына ярашлы, бала туу(уллыкка алу) белән бәйле айлык түләүгә гаризаларны караганда, гаиләнең җан башына уртача керемен исәпләү өчен беренче бала һәм бала туу һәм тәрбияләү белән бәйле бердәм пособие билгеләгәндә Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның керемнәрен исәпкә алмый, .
Беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле айлык пособие яки бала туу һәм тәрбияләү белән бәйле бердәм пособие бирү турында карар кабул иткәндә, билгеләү 6 айга башкарыла.
Беренче баланың тууы (уллыкка алуы) белән бәйле айлык пособие яки баланың тууы белән бәйле бердәм пособие чираттагы елда билгеләнү турында гариза буенча, алдагы мөрәҗәгать көненнән соң 6 ай узгач, кабат билгеләнә.
Алдан билгеләнгән билгеләнү срогы тәмамланганнан соң, ягъни 6 ай узгач, билгеләнү турында мондый гаризаны караганда, мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданның статусы яңа гариза бирелгән көнгә актуаль булырга тиеш.
Гариза бирүче тарафыннан раслау буларак, вәкаләтле орган тарафыннан бирелгән гаризаны тапшыру көненә мобилизация буенча хәрби хезмәт узу фактын раслаучы белешмә тәкъдим ителергә мөмкин.