Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе физик затның һөнәри керемгә салымны (КХД 1122035) исәпкә кую (исәптән төшерү) һәм һөнәри керемгә салым буенча исәп-хисаплар (керемнәр) торышы (кхд 1122036) турында белешмәләр формасының үзгәрүе турында хәбәр итә.
Күрсәтелгән белешмәләргә Россия Федераль салым хезмәтенең электрон имзасы белән кул куела
Исегезгә төшерәбез, "Минем салым" мобиль кушымтасында һәм Россия Федераль салым хезмәте сайтында урнашкан веб-кабинетта үзмәшгуль, кирәк булганда, әлеге белешмәләрне электрон рәвештә үзе формалаштыра ала, алар салым органында кәгазьдә бирелгән белешмәләргә тиңләштерелә.