Татарстанда салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы гамәлдә

2023 елның 31 мае, чәршәмбе

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе искә төшерә, республика территориясендә 2022 елның 1 июленнән кече бизнес өчен яңа махсус салым режимын - автоматлаштырылган гадиләштерелгән салым салу системасын  (АУСН), кертү буенча эксперимент дәвам итә  анда хисап тулысынча диярлек гамәлдән чыгарыла, ә салымнар автомат рәвештә исәпләнә.

автоматлаштырылган гадиләштерелгән салым салу системасының төп өстенлекләре: 
- Гадиләштерү, күпчелек очракта пенсия һәм социаль иминият фондына салым хисабы бирүне.юкка чыгару   
- Иминият кертемнәрен түләргә кирәкми. Социаль гарантияләр бюджеттан тәэмин ителә. 
- Документлар тапшыру вакытын һәм документлар форматын үзгәртүне күзәтергә кирәкми. 
- Керемнәр һәм чыгымнар вәкаләтле банклар һәм салым түләүчеләр үзләре шәхси кабинетта күрсәткән мәгълүматлар буенча билгеләнә. 
- Салым автомат рәвештә һәм салым түләүче үзе түгел, ә салым органы тарафыннан исәпләнә. 
- НДФЛ буенча салым агентларының кайбер функцияләре банкларга тапшырылган. 

Автоматлаштырылган гадиләштерелгән салым салу системасына күчү ирекле, шул ук вакытта түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш: 
- хезмәткәрләр саны биш кешедән артмый, еллык керем 60 млн сумнан артмый, 
- оешмаларның төп акчаларының калдык бәясе 150 млн сумнан артмый, 
- исәп-хисап счетлары вәкаләтле банкларда гына ачык (алар инде 10), 
- хезмәт хакы акчасыз гына түләнә, - башка махсус салым режимнары кулланылмый. 

Бүгенге көндә экспериментта яңа теркәлгән оешмалар һәм   
шәхси эшмәкәрләр, теркәлгәннән соң 30 көн эчендә хәбәр биреп,  катнаша ала.  Хәбәр Россия Федераль салым хезмәте сайтында яки банк аша шәхси кабинет аша бирелергә мөмкин. 
Хәзерге шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар киләсе ел башыннан автоматлаштырылган гадиләштерелгән салым салу системасына күчә алачак, 2024 елның 9 гыйнвареннан да соңга калмыйча хәбәр итә алачак. 
Автоматлаштырылган гадиләштерелгән салым салу системасы турында тулырак мәгълүмат Россия Федераль салым хезмәте сайтындагы промобитендә тәкъдим ителгән

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International