Быел бу максатларны тәэмин итүгә Россия социаль фондының төбәк бүлеге 264 миллион сумнан артык акча җибәргән.
Ел башыннан Татарстанның 11,5 меңнән артык гаиләсе бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие алды.Бу Россия социаль фонды бүлегенең ата-аналарның берсенә бер тапкыр бирелә торган ярдәм чарасы.
"Быел пособие күләме якынча 23 мең сум тәшкил итә. Әгәр гаилә район коэффициенты кулланыла торган территориядә яши икән, пособие мондый коэффициентка күтәрелүне исәпкә алып, югарырак күләмдә биреләчәк», - дип аңлатты Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Пособие алу өчен, эшләүче ата-ана эш бирүчесенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Республиканың эшләмәүче халкына түләүне рәсмиләштерү өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирергә, социаль фондның клиент хезмәтенә яки мондый хезмәт күрсәтүче күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Түләү Россиянең барлык гаиләләренә керем дәрәҗәсенә карамастан бирелә һәм һәр балага бирелә. Шулай ук баланың тәрбиячеләре, уллыкка алучылары яки тәрбиягә алган ата-аналары да акча ала ала.