Әлфия Когогина район газеталарына язылуны рәсмиләштерде

2023 елның 31 мае, чәршәмбе

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина вакытлы матбугат басмаларына язылу кампаниясенә кушылды һәм үз округы халкы өчен район газеталарына язылу рәсмиләштерде.

"Район газеталары коллективлары белән без бик күп кызыклы проектлар тормышка ашырабыз.. Мин һәрвакыт элемтәдә булырга, журналистлар белән ачык диалогка әзер булырга тырышам һәм тирән хөрмәтле ветераннарыбызга, күп балалы гаиләләребезгә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле өлкәннәргә бүләк ясау өчен язылу кампанияләрен бик теләп хуплыйм», – дип сөйләде Әлфия Когогина.

«Әгерҗе хәбәрләре» һәм «Менделеевские новости» газеталарына язылуны депутаттан бүләк итеп Әгерҗе һәм Менделеевск районнары халкы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International