«Наше время– Безнең заман»Татарстан Республикасының ел саен уздырыла торган XI ачык республика телевизион иҗат фестивале старт алды (алга таба- Фестиваль).
Фестиваль Татарстанда Республика Рәисе Р. Н..Миңнеханов ярдәме белән 2013 елдан бирле үткәрелә. Фестиваль дәүләт социаль әһәмиятле проекты булып тора һәм коммерция максатлары юк. Фестиваль ЮНЕСКО эгидасы астында үткәрелә.
Фестивальнең миссиясе-кадрларның яңа буынын формалаштыру, эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру, предприятиеләрдә һәм оешмаларда эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачу, яшь эшчеләрнең үз-үзләрен тормышка ашыруга омтылышында берләшүгә, уңышларга ирешүгә, һөнәри теләктәшлекне арттыруга һәм шул ук вакытта республиканың кадрлар потенциалын үстерүгә ярдәм итү.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 12 гыйварендагы 24-р номерлы, 2023 елның 15 апрелендәге 896-р номерлы күрсәтмәләре нигезендә, фестивальдә катнашу өчен гаризалар 2023 елның 25 сентябренә кадәр кабул ителә.
Фестивальнең зона турлары 2023 елның октябрендә Әлмәт, Түбән Кама һәм Казан шәһәрләрендә, суперфинал һәм Гала – концерт 2023 елның ноябрендә Казанда узачак.
Сезнең оешманы Фестивальдә катнашырга һәм команда (филиал челтәре булган очракта филиаллар командасы) яки башкаручылар исеменнән чыгыш ясарга чакырабыз.
Фестивальне үткәрү вакыты Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 12 гыйварендагы 24-р номерлы, 2023 елның 15 апрелендәге 896-р номерлы боерыклары белән расланган
Фестивальдә катнашу өчен 2023 елның 25 сентябренә кадәр Фестиваль сайтында гариза бирергә кирәк - www.bzzm.ru.
Фестивальдә катнашу өчен оештыру кертеме алынмый. Катнашучыларны Фестиваль уздырыла торган урыннарга оештырып җибәрүче алып бара.
Фестиваль турында нигезләмә һәм барлык кирәкле мәгълүмат түбәндә, шулай ук Фестиваль сайтында урнаштырылган - www.bzzm.ru.
«Наше время - Безнең заман» Татарстан Республикасы эшләүче яшьләрнең ел саен ачык республика телевизион иҗат фестивален уздыру турында» 2016 елның 09 июнендәге 386 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары
(Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 14 июнендәге 485 номерлы, 2018 елның 24 августындагы 697 номерлы, 2019 елның 19 апрелендәге 309 номерлы, 2019 елның 15 маендагы 394 номерлы, 2019 елның 20 декабрендәге 1177 номерлы, 2020 елның 6 мартындагы 179 номерлы, 2020 елның 21 сентябрендәге 849 номерлы һәм 2021 елның 13 апрелендәге 244 номерлы, 2021 елның 6 октябрендәге 956 номерлы, 2022 елның 25 мартындагы 271 номерлы) (күчереп алырга);
Фестивальне үткәрү вакыты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 12 гыйварендагы 24-р номерлы, 2023 елның 15 апрелендәге 896-р номерлы боерыгы белән расланган (күчереп алырга).
Фестивальне үткәрү планы-графигы (күчереп алырга).
Фестивальнең жюри составы (күчереп алырга).
Фестиваль регламенты (күчереп алырга).
Анкета-гариза (күчереп алырга).