РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина инициативасы белән Луганск Халык Республикасыннан 500 бала җәйге каникулларын «Саулык» сәламәтләндерү-мәгариф комплексында үткәрәчәк.
"Бүген, 1 июньдә, балаларны яклау көнендә Луганск Халык Республикасыннан беренче 140 бала озата баручылар белән бергә безгә поездда килә. Без исә аларны кунакчыл Татарстанда түземсезлек белән көтәбез. «Түбән Кама» милли паркының матур почмагында, «Саулык» сәламәтләндерү-мәгариф комплексы базасында ял һәм спорт, сәламәтләндерү, иҗат һәм яшьтәшләре белән аралашу программасы әзерләнгән», – дип хәбәр итте Когогина.
Элегрәк Мәскәүдә Луганск Халык Республикасында яшәүче балаларның җәйге ялын оештыру буенча хезмәттәшлек турында дүрт яклы килешү имзаланды. Документка РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, «КАМАЗ» ААҖ генераль директорының персонал белән идарә итү, оештыру үсеше һәм корпоратив идарә буенча урынбасары Жанна Хәлиуллина, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Луганск Халык Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Анна Тодорова кул куйдылар.
Килешү шартлары буенча, балаларның ялы җәйге каникулларда оештырылачак. Ял итүчеләрне билгеләнгән урынга алып килүне һәм кайтарып куюны тимер юл һәм автомобиль транспорты белән илтүне ТР Министрлар Кабинеты тәэмин итә. «КАМАЗ" ААҖ җәйге лагерьда булу һәм балаларны ял итү урынына алып кайту чыгымнарын финанслый.