Район башлыгы Радмир Беляев төзелеш объектларын карап чыкты

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

30 майда Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев Башкарма комитет җитәкчесе, төзүчеләр һәм подряд оешмалары вәкилләре белән бергә төзелеш объектларының эш барышын бәяләде.

Тихоново авылында күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау барышын бәяләделәр. Быел биредә Коммунистлар урамындагы 4 нче йортның алгы ягын, түбәсе һәм стенаның тышка чыгып торган аскы өлешен ремонтлау эшләре бара. Эшләр график буенча башкарыла, сыйфат стандартка туры килә. Радмир Беляев карап узу вакытында җәяүле сукмак оештыру, ишегалдын төзекләндерү һәм хуҗасыз тәгәрмәчләрне алып ташлау кирәклегенә игътибар итте. 

Аннары Тыныч Таулардагы төзекләндерелгән чишмәне карадылар. Район башлыгы территорияне төзекләндерүне тәмамлау һәм чәчәкләр утырту, җаваплыны әлеге территориягә беркетү буенча берничә йөкләмә бирде.
 
Күптән көтелгән пляжны төзекләндерү эшләре бара. Делегация подрядчылар белән аралашты, эш планы һәм беренче этапны үтәү вакыты - агымдагы елның августы турында фикер алыштылар.

 Булачак яшь тамашачы театры "Этюд" янында булдык. Биредә эшләр актив алып барыла, башкару проценты 50% ка җиткән. Эш барышын күзәтеп тору һәм барлык нечкәлекләрне исәпкә алу мөһим, - дип язган социаль челтәрләрдә Радмир Илдар улы.
 
«Менделеевск Үзәне» балалар компетенцияләре үзәге буенча якын арада түбә һәм бинаның алгы ягын ремонтлау эшләре планлаштырылган. Киләчәктә нинди кабинетлар урнашачагы турында фикер алыштылар. 

Маршрут велосипед юллары буенча дәвам итә. Эшләр Нефтчеләр проспекты, Чоловский урамы буйлап алып барыла. Быел велосипед инфратсруктурасы 4 км тәшкил итәчәк.

Аннары 3 нче химия-технология лицее территориясен ремонтлау һәм төзекләндерү эшләре каралды. Баскетбол мәйданчыгы һәм мини-футбол кырын реконструкцияләү тәмамлана. Ашханәне косметик ремонтлау турында фикер алыштылар: түшәмне яңарту һәм стеналарга мураллар ясау. Шулай ук сайлау өчен туклануны оештыру кирәклеге турында фикер алыштылар һәм лицей логотибын сайладылар.

Быел «Безнең ишегалды» программасы гамәлгә ашырыла торган ишегаллары буйлап үттеләр. Профсоюз урамындагы 5 нче йорт футбол мәйданчыгында койма югарырак булсын өчен, челтәр сузып куярга кушалар. Халык белән келәмнәр һәм кер киптерү урыннары турында фикер алыштылар. Пионер урамы 4 нче йорт тирәсендә   9 эскәмия һәм 9 чүп савыты куелачак. Ишегалдын тәртипкә китерергә кала: җирне тигезләргә, яктыртуны тикшерергә, төрле элементларны буярга.
 
Шулай ук Төньяк урамындагы 8 нче йортта яшәүчеләр белән очраштылар, быел бу урамда бинаның алгы ягы ремонтлана.
 
Аннары «Атмосфера» арт-киңлге барлыкка киләчәк мәйданга бардылар. Бүгенге көндә челтәрләр үткәрү мәсьәләсе хәл ителгән. Объект проекты турында фикер алыштылар. 
 
Делегация шулай ук туган якны өйрәнү музеенда да булды. Җитәкчеләр түбә ябу, яктырту һәм булган урыннарның ничек кулланылачагы турында фикер алыштылар. Залларның берсе чүлмәкчеләр һәм скульпторлар өчен остаханә булачак, икенчесе төрле күргәзмәләр һәм мастер-класслар үткәрү өчен зал булачак.
 
Коммуна бинасына да керделәр. Биредә бер актер театрын планлаштырабыз, шулай ук планнарда - кышкы баллар уздыру. 

Быел хәрби комиссариат бинасы капиталь ремонтланачак. Ремонт өчен оборона министрлыгы линиясе буенча 47 млн сум акча бүлеп бирелгән. Түбә, бинаның алгы ягын ремонтлау, сантехниканы алыштыру, территорияне төзекләндерү, эстакадаларны һәм тимер баганаларны демонтажлау буенча эшләр алып барыла. Хәзерге вакытта эшләрнең 50% башкарылган.

2023 елда Менделеевск 31 республика һәм федераль программада, шулай ук "Аммоний"АҖ белән берлектә гамәлгә ашырыла торган корпоратив программаларда катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International