Терәкләндерүнең техник чараларын алу өчен электрон сертификат

2023 елның 6 июне, сишәмбе

Электрон сертификат инвалидлар, ветераннар һәм җитештерүдә бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан зыян күрүчеләр өчен тернәкләндерүнең техник чараларын (ТСР) алу ысулларының берсе.

Электрон сертификат бәясен исәпләү өчен Россия социаль  фонды гражданнарны тәэмин итү өчен контракт буенча сатып алган шундый ук тернәкләнедерүнең техник чаралары бәясе кулланыла. Әлеге төбәктә үтәлгән соңгы контракт исәпкә алына.

 

Электрон сертификат кулланып, тернәкләндерүнең техник  чараларын (ТСР) билгеле бер сәүдә пунктларында сатып алырга мөмкин. Аерым алганда электрон сертификат ярдәмендә техник реабилитация чараларын сатуның барлык нокталарының актуаль исемлеген сайтта карарга мөмкин https://ktsr.sfr.gov.ru/. 

Тернәкләндерүнең техник  чараларын сертификат белән бөтен Россия Федерациясе территориясендә, мондый сертификатларны гамәлгә ашыруда катнашкан һәм Мир картасы белән түләүне кабул иткән тәэмин итүчеләрдә яшәү төбәгеннән бәйсез рәвештә түләргә мөмкин.

Шуны белү мөһим: әгәр гражданның берничә төр техник чарага хокукы булса, электрон сертификат тернәкләндерү буенча техник  чараларының һәр төренә аерым бирелә. Мир картасына берничә электрон сертификат язылачак, аларны бер-берсеннән бәйсез рәвештә аларның гамәлдә булу вакыты дәвамында кулланырга мөмкин.

Гражданның электрон сертификаты бармы, аның электрон сертификатлар реестрыннан өземтәдән нинди үлчәме һәм гамәлдә булу вакыты бармы, аны дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта яки Россия социаль  фонд бүлекчәсенең клиент хезмәтендә турыдан-туры мөрәҗәгать иткәндә сорарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International