Мәҗбүри пенсия минияте системасындагы аерым шәхси счетның иминият номеры (СНИЛС) ни өчен кирәк?

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Пенсия формалаштыру өчен

Эшкә урнашканда кешегә, эш бирүче ай саен аның булачак пенсиясенә акча күчерә алсын өчен, СНИЛС кирәк. Пенсия хокуклары нәкъ менә шулай формалаша, чөнки ул булачак пенсиянең нигезе. Әлеге түләүләр турында мәгълүмат Россиянең социаль фондында кешенең шәхси счетында чагыла. Шунда ук пенсиягә стажлар һәм ирекле кертемнәр турында мәгълүматлар чагыла. Бу мәгълүмат киләчәктә пенсия күләмен билгеләү өчен кирәк булачак.

Электрон хезмәтләр алу өчен.

Бүген күп кенә дәүләт хезмәтләрен интернет аша электрон формада алырга мөмкин. Социаль фонд порталында шәхси кабинетта, мәсәлән, пенсия, социаль түләүләр формалаштыру һәм алу белән бәйле сервислар, ә дәүләт хезмәтләре порталында паспорт рәсмиләштерергә, поликлиникага яки балалар бакчасына язылырга һәм башкалар мөмкин. Ике порталда да теркәлү CHИЛС булганда гына мөмкин.

Хезмәтләр алганда документлар санын кыскарту өчен

СНИЛС ведомствоара хезмәттәшлек системасында кеше турында мәгълүматлар идентификаторы булып тора. Бу система аша дәүләт ведомстволары мөстәкыйль рәвештә төрле хезмәтләр күрсәтү өчен кирәкле документларны соратып ала. Шул рәвешле, кеше төрле ведомстволарга тапшырырга кирәк булган белешмәләр һәм документлар алу өчен азрак вакыт сарыф итә.

Ташламалар алу өчен.

СНИЛС дәүләт социаль хезмәтләренә һәм ташламаларга хокуклы гражданнарның федераль һәм төбәк реестрларын формалаштыру өчен кулланыла. Мәсәлән, бушлай дарулар, айлык акчалата түләүләр, ташламалы юлламалар, шул исәптән балаларга. Моннан тыш, ул мәктәпләрдә һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә таләп ителә. Әгәр элегрәк СНИЛСны нигездә беренче эш бирүче рәсмиләштергән булса, бүген ул эшкә урнашканчы ук кирәк булырга мөмкин, шуңа күрә иминият номеры тумышта автомат рәвештә ачыла. Әгәр ниндидер сәбәпләр аркасында СНИЛС булмаса, теләсә кайсы клиент хезмәтенә паспорт белән килергә һәм анкета тутырырга кирәк.

СНИЛС шундук рәсмиләштерелә, һәм аннары аны һәрвакытта да дәүләт хезмәтләре порталында gosuslugi.ru яки sfr.gov.ru социаль фонды порталында карарга була/. СНИЛС белән мөстәкыйль рәвештә хәбәрнамәне 14 яшьтән алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International