Дәүләт автоинспекциясе ата-аналарны җәйге каникуллар чорында юлларда балаларның куркынычсызлыгына аерым игътибар бирергә чакыра

2023 елның 9 июне, җомга

Җәй - балалар өчен иң күп тән җәрәхәтләре алу куркынычы чоры да. Велосипедларда  шәхси мобильлек чараларында, саф һавада йөрү балаларга бик күп ләззәт бирә. Әмма яшь җәяүлеләр һәм велосипедта йөрүчеләр, өлкәннәр игътибарыннан мәхрүм калып, еш кына юлларда имгәнүләр ала.

Шуңа күрә юл хәрәкәте кагыйдәләренең ныклы белемнәре көндәлек тормышның аерылгысыз өлешенә әверелергә тиеш.

Исегездә тотыгыз, балалар тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплылык, барыннан да элек, безгә, өлкәннәргә төшә.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең кирәклеге турында искә төшерүдән туктамагыз. Юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә аңлы мөнәсәбәт нигезләрен салу бик мөһим. Онытмагыз, сез үз балаларыгыз өчен үз-үзегезнең тотышыгыз үрнәге булып торасыз. Балаларда махсус абруй казанган иң якын кешеләр кагыйдәләрне боза икән, бернинди укыту да нәтиҗәле булмаячак.

Җәйге ял вакытында баланың буш вакытын даими контрольдә тоту өчен планлаштырырга тырышыгыз. Ә балаларны күзәтүсез калдырып, сез аларның уйланылмаган эшләр эшләмәячәгенә һәм куркынычка дучар булмаячагына ышанырга тиешсез.

Яллар сезоны алдыннан җәйге чорда шәһәр читендәге автомобиль юлларында юл-транспорт һәлакәтләре саны гадәттәгечә арта баруына игътибар итәбез. Балигъ булмаган пассажирларны йөртүгә таләпләрне тайпылышсыз үтәргә, балалар өчен тотып тору җайланмаларын кулланырга, иминлек каешларын кулланырга кирәк.

Балигъ булмаган балалары булган барлык ата-аналарга мөрәҗәгать итәбез. Балаларны бәла-казалардан саклап калу өчен мөмкин булганның барысын да эшләгез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International